Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Киләчәкне формалаштырып» Халыкара мәгариф министрлары форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева «Гаилә бергә» кунакханәсендә яшәүчеләр өчен «Әкият терапиясе» үткәрү традициясен дәвам итте.
РФ Иҗтимагый палатасының мәктәпкәчә, мәктәп, урта һөнәри белем һәм агарту эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Наталья Кравченко Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Пенсия фонды һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре белән бергә «балалы гаиләләргә ярдәм» темасына гражданнарны кайнар линия форматында кабул итүдә катнашты.
2023 елның 6 июнендә «Әкият» балалар үзәгендә татар эстрадасы йолдызлары белән Инвалид балаларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсенең хәйрия концерты узды. Чара барышында җыелган акчалар сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү өчен җиһазлар сатып алуга китәчәк.
13-14 июнь көннәрендә Казанда «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк мәйданчыкларында халыкның зыян күрү ихтималы булган төркемнәре арасында социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендә эшләүче Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән коммерцияле булмаган оешмалар белгечләре һәм инициатив төркемнәр өчен «Синергия – сила в развитии» («Синергия – үсештә көч») форумы узачак.
Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе республиканың икътисади үсешендә мөһим роль уйный. Бу хакта Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышында Рөстәм Миңнеханов белдерде. Чара Казан вертолет заводы территориясендә узды.
6 июньдә республика буенча рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 224 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары: рәис Зилә Вәлиева һәм Социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссия әгъзасы Артем Кузнецов Татарстан Республикасы гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча совет составына керделәр.
«Гаилә канаты астында» ТР региональ иҗтимагый оешмасы президенты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова санитар-гигиена эшләнмәләре базарын үстерү мәсьәләләре буенча «Үзеңнекен сайла» федераль партия проекты эшлекле төркеменең күчмә утырышында катнашты.