ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Р. М. Миңнуллинның юбилеена багышланган иҗади очрашуда катнашты

2023 елның 1 августы, сишәмбе

1 август көнне күренекле шагыйрь, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева шагыйрь каберенә чәчәкләр салды һәм Республика балалар китапханәсендә Р.М. Миңнуллинның юбилеена багышланган истәлекле иҗади очрашуда катнашты.

Очрашу җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният һәм әдәбият эшлеклеләре, шагыйрьнең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашында узды. Чара кысаларында барысы да җылы дустанә атмосферада Роберт Миңнуллин турында истәлекләре белән уртаклаштылар, аның иҗаты, казанышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Балалар шагыйрьнең татар һәм рус телләрендәге искиткеч шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International