«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» комитеты волонтерлары «Коры армия душы»н әзерләүдә ярдәм күрсәттеләр

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Бер генә көн дә игелекле эшләрсез узмый, волонтерлык эшчәнлеге бик күп төрле, һәркем аңарда үзенә ошаганны таба ала. Һәрвакыт үзеңне камилләштерү, шул ук вакытта җәмгыятькә ярдәм итү өчен мөмкинлек бар.

«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» комитеты волонтерлары җәмәгать тормышының төрле өлкәләрендә игелекле эшләр башкаралар: өмәләр, истәлекле урыннарда чәчәк түтәлләрен бизәү кысаларында агачлар, чәчәкләр утырту, хәрби каберлекләрне төзекләндерү, «Носки Солдату», «МаскСетиФронту» кебек күп кенә яхшы акцияләрдә катнашу, фестивальләр һәм спорт чараларын үткәрүдә ярдәм күрсәтү һәм башка күп нәрсәләр.

«Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» комитеты волонтерлары читтә калмады һәм «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» иҗтимагый оешмасының алгы сызыктагы сугышчылар һәм госпитальләрдә яраланганнар өчен «Коры армия душы»н әзерләүдә ярдәм күрсәтүдә катнашучылар оештырган игелекле эшкә кушылды. Мондый «душ» ның үзенчәлеге шунда ки, аны поход-кыр шартларында күп су сарыф итмичә һәм кул астында мунча кирәк-яраклары булмаганда да кулланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International