Чаллы лагеренда гаиләне алыштыручы гаиләләр өчен смена башланды

2023 елның 8 августы, сишәмбе

«Звездный» балалар лагеренда балалар-ата-аналар өчен икенче смена старт алды. Анда Татарстан Республикасынан  гаиләләр катнаша.

Проект ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча төзелгән, 300 бала үз ата-анасы белән ял итәчәк.

Бу тәрбиягә алган һәм үз балалары, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, сәламәт һәм үзенчәлекле  балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә тулы канлы ял оештыру мөмкинлеге.

Балалар-ата-аналар сменасы программасы балалар һәм ата-аналарның төрле пландагы уртак эшчәнлеген үз эченә ала. Бу спорт ярышлары, конкурс-күңел ачу, танып белү, интеллектуаль, сәламәтләндерү чаралары.

Лагерь сменасы кысаларында «Ата-ана каникуллары» ата-аналар компетенциясен арттыру программасы гамәлгә ашырылачак.

Балалар-ата-аналар сменасының максаты һәм бурычларын гамәлгә ашыру “Навстречу подвигам и приключениям” сюжет-рольләр  уены формасында тормышка ашырыла. Сменада катнашучыларга пират утравына кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәткә китәчәкләр. Программаның төп идеясе - баланың һәм ата-ананың иҗади сәләтләрен ачу өчен мөмкинлекләр тудыру, спорт уеннарында, интеллектуаль һәм күңел ачу чараларында катнашу, семинарлар, консультацияләр һәм тренинг элементлары белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә балаларның, яшүсмерләрнең һәм ата-аналарның мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.

Сменаны оештыручы – Яр Чаллы шәһәренең ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның гаилә коруына ярдәм итү, Чаллы шәһәренең алыштыручы гаиләләрне әзерләү һәм тәэмин итү үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International