«Шаг навстречу» системалы карарлар үзәге» коммерцияле булмаган оешма командасы Президент грантлары Фонды ярдәме белән чираттагы проектны тәмамлады һәм төп нәтиҗәләр белән кыскача йомгаклау хисабы әзерләде.
«Яңа башлангыч – Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Мамадыш шәһәрләрендә яшәүче, җәмгыятьтән изоляциясез шартлы рәвештә хөкем ителгән, наркотикларга һәм эчкечелеккә бәйле кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү» проекты.
Дәүләт сәламәтлек саклау оешмалары, социаль ярдәм һәм хокук саклау органнары партнерлары ярдәмендә проектның югары күрсәткечләренә ирешелде һәм Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Мамадыш шәһәрләре территориясендә кабат хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә кирәкле шартлар тудырылды.
Проект хисабына сылтама: https://clck.ru/35FhhW