ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның июнендә триатлон буенча республика җыелма командасы әгъзалары булган тулысынча сукыр спортчы кызлардан торган өч экипажы Татарстаннан беренче тапкыр триатлон буенча Россия чемпионатында СЛ-триатлон дисциплинасында катнашты.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

Татарстан Республикасының иҗтимагый ярдәм штабында «Иҗтимагый инициативалар һәм социаль өлкәдә коммерцияле булмаган оешмаларның роле» темасына вебинар узды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

2
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең 5 нче номерлы төзәтү колониясендә «Реабилитация һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма вәкилләре хөкем ителгәннәр белән социаль эш һәм пробация буенча хезмәттәшлек кысаларында, аларның хезмәтен һәм көнкүрешен оештыруга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү максатыннан очрашу үтте.

Тэги: Фәнис Хөсәенов НКО гамәлләре тасмасы

«Центр системных решений «Шаг навстречу» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (Яр Чаллы шәһәре) гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсында хупланган проектны – иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән һәм җәмгыятьтән изоляцияләмиячә шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләрне социальләштерүне гамәлгә ашыра.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

1
июль, 2025 ел
сишәмбе

Яшьләр көнендә «Урам» паркында ВИЧка тест ясау мобиль пункты эшләде. Бу «ВИЧка тест – белемнәр күбрәк, куркынычлар кимрәк» проекты кысаларында «Яңа гасыр» автоном хәйрия коммерцияле булмаган оешма белән Республика СПИД үзәгенең уртак акциясе булды. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантлары ярдәмендә тормышка ашырыла. Акция дәвамында 100дән артык кеше үз статусын тикшерде.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

2025 елның 27 июнендә «Федерация скандинавской ходьбы РТ» коммерцияле булмаган оешмасының «Скандизумба» проектында катнашучылар күптәнге партнерлары – «Мый-Илыш. Я жизнь» автоном коммерцияле булмаган оешма чакыруы буенча Йошкар-Ола шәһәренә юл тотты.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

30
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

2024 елның декабреннән «БЕЗ БЕРГӘ!» ТРның тәрбиягә бала алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы Казан, Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы балага үз якыннарын алыштыручы гаиләләр клублары җитәкчеләренең шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен һәм активын күтәрүгә юнәлдерелгән «Районнардагы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клублары командаларын үстерү» проектын тормышка ашырды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

2025 елның 27 июнендә ТР Рәисе Дәүләт-хокук идарәсе ТР Республика балалар хастаханәсенең кечкенә пациентларына «Әкият терапиясе» үткәрде.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

27
июнь, 2025 ел
җомга

2025 елның 21-23 июнендә «Районнардагы тәрбиягә бала алучы гаиләләр клублары командаларын үстерү» грантын гамәлгә ашыру кысаларында «БЕЗ БЕРГӘ!» ТР тәрбиягә алган гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы тәрбиягә алган гаиләләр клублары җитәкчеләренең һәм активларының III республика слеты үткәрелде.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

2025 елның 27 июнендә «Ценим жизнь втоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы ТР Иҗтимагый палатасында үз эшчәнлеге турында ачык хисап тотты.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International