17 августта «Ак Барс» гольф-клубында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына гольф буенча XV Хәйрия турниры үткәрелде. ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов тантаналы рәвештә «Гаилә бергә» хәйрия фондының генераль директоры Екатерина Мыслицкаяга турнирның донор-партнерлары тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына караган Республика балалар клиник хастаханәсенең «Гаилә йорты» проектына ярдәмгә кертелгән 3 070 000 сумлык чек тапшырдылар.
«…Бүген хәйрия турнирында илебезнең күп шәһәрләреннән командалар тәкъдим ителде, Кытай һәм Белоруссия командалары беренче тапкыр катнаша. Турнирның халыкара дәрәҗәгә җитүе һәм яшь спортчыларның күп булуы сөендерә. Ә иң мөһиме, барлык катнашучылар да «Гаилә бергә» хәйрия фондына ярдәм итүнең игелекле эшенә зур өлеш керттеләр!» – дип билгеләп үтте Владимир Леонов.
«…Гольф – мавыктыргыч спорт төре. Республикабыз җитәкчелегенә мондый чараларны заманча, республикадагы иң яхшы гольф-клубта үткәрү һәм мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеге өчен зур рәхмәт... Яхшы кәеф телибез. Иң көчлеләр җиңсен!» – дип өстәде Айрат Фәррахов.
«Гаилә бергә» хәйрия фондының генераль директоры Екатерина Мыслицкая, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Айрат Фәрраховка һәм Владимир Леоновка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына караган Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә Гаилә йортын ачуда ярдәм иткәннәре һәм эшләп киткән көненнән үк аңа теләктәшлек белдергәннәре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.
«Бүген инде XV Хәйрия турниры үтә, аның социаль партнеры янәдән безнең фонд булды. Бу безнең өчен бик мөһим чара, җыелган барлык акчалар Казандагы «Гаилә йорты»на ярдәмгә китә, шуның нәтиҗәсендә дәвалану вакытында гаиләләрнең балалар янында булу мөмкинлеге бар, бу, клиник практика күрсәткәнчә, тернәкләнү процессына уңай йогынты ясый», – дип билгеләде Екатерина Мыслицкая.
Гаилә йорты Казанда 2013 елның 10 июлендә ачылды. 12 ел эчендә Йорт Татарстан Республикасыннан һәм якын-тирәдәге төбәкләрдән һәм өлкәләрдән килгән 19 000 ата-ана һәм бала өчен икенче йорты булды. Вакыт үтә тора, бер генә нәрсә үзгәрешсез кала – авыр сынауларга дучар булучыларга 24 сәгать, атнасына 7 көн ишекләрен ачарга һәм һәркем якыннары һәм туганнары янында була алсын өчен кайгыртучанлык, якты йөз күрсәтергә әзер булган йорт.