Әлмәттә масштаблы «Тур де Татарстан Альметьевск-2025» бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Быел алар тарихка үзенчәлекле катнашучылар – «Киләчәк спорты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы карамагындагы күз күреме начар булган хатын-кыз спортчылар ярдәмендә кереп калдылар.
Чын каһарманнардан торган әлеге ике экипаж велосипедта башкалар белән бер үк дәрәҗәдә шоссе буйлап 50 чакрым араны үттеләр:
Һәр спортчы дистанцияне лидер белән тандемда, аңа тулысынча ышанып һәм бербөтен булып хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә үтә алды. Бу ышаныч, бердәмлек һәм үзара ярдәмнең югары пилотажы.
Финишта аларны лаеклы бүләкләр – дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә иде. Ләкин төп бүләк – аларның гаҗәеп ихтыяр көче, ул теләсә кайсы киртәләрнең аларны җиңү өчен генә булуын исбатлый.