Россиянең төрле төбәкләреннән махсус хәрби операция ветераннары Татарстан буенча турга кузгалачак. Турны ДОСААФ ярдәме белән «Беренче патриот» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәкара бүлеге, «Махсус тур» инклюзив туризм агентлыгы оештыра.
Тур 29 августтан 1 сентябрьгә кадәр булачак. Анда Ярославль, Ульяновск, Липецк һәм Мәскәү өлкәләреннән, Мордовия, Башкортостан һәм Татарстаннан 75 хәрби хезмәткәр катнашачак.
«Проектның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләрен психологик сәламәтлеген кайгырту, берләштерүче мәдәни-тарихи һәм актив ял аша социаль яктан адаптацияләү һәм реабилитацияләү», – фикерләре белән уртаклашты «Беренче патриот» оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Ирина Самолдина.
Тур Лаеш районының «Санта» шифаханәсендә башлана. Программада: Республика көне һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм чараларында булу. Мәдәни программа кысаларында Татарстанның истәлекле урыннары буенча экскурсияләр планлаштырылган, шул исәптән Казан Кремлендә, Иске Татар бистәсендә, Раифа Богородица гыйбадәтханәсендә һәм башка җирләрдә булу.
«Бездә мондый маршрутлар уздыру тәҗрибәсе бар инде – без Россиянең Алтын боҗрасы буенча тур оештырдык. Турда катнашучылар Сергиев Посад, Ярославль, Мәскәүдә булдылар, патриотик чаралар да үткәрелде, без бу шәһәрләрнең тарихы белән якыннан таныштык. Безгә бу проектны тормышка ашырырга җирле хакимият һәм төбәк оешмалары тарафыннан ярдәмне тою мөмкинлек бирде», – дип сөйләде «Беренче патриот» оешмасының төбәк бүлеге рәисе.