29 августта Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә барысын да якынлашып килүче Татарстан Республикасы көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, аның күп гасырлык тарихын һәм мәдәниятен, гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм туган җиргә мәхәббәтне символлаштыра.
«Бүген бу залда иң алдынгы татарстанлылар, алар үз талантлары һәм хезмәтләре белән республиканың илнең терәк төбәге буларак позициясен ныгыталар. Сезгә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының югары дәүләт бүләкләрен тапшыруыма шатмын, – диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Барлык чакыруларга һәм илебезгә тышкы басымга карамастан, Татарстан макроикътисади күрсәткечләр буенча гадәттәгечә алдынгы урыннарны били һәм инвестицияләр җәлеп итә торган регионнарның берсе булып кала бирә. Системалы нигездә республикада яңа эш урыннары булдырыла, заманча инфраструктура формалаша, социаль программалар гамәлгә ашырыла, кече һәм урта бизнес үсә».
Фидакарь хезмәт өчен медаль белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе Гайнетдинов Азат Галимҗан улы бүләкләнде.
«Дуслык» ордены белән Татарстан Республикасы «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге штабы башлыгы, «Россия ветераннар берлеге» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-майор Бородин Александр Ильич бүләкләнде.
Бүген барлыгы 50дән артык дәүләт бүләге тапшырылды.