ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2025 ел
дүшәмбе

17 июльдә Репин скверында «Безнекеләрне бел» дип аталган үсеп килгән Россия брендлары конкурсының өченче сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

Ватанны саклаучылар истәлегенә багышланган «Бәйләүче җеп» Бөтенроссия тарихи-патриотик акция-конкурсы старт алды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

18
июль, 2025 ел
җомга

18 июльдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау өлкәсендә коммерцияле булмаган оешмаларның биш еллык эшчәнлегенә багышланган истәлекле чара – йомгаклау түгәрәк өстәле узды. «Гигиеник белем бирү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәргән чарада коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре, медицина белгечләре, дәүләт органнары вәкилләре һәм иҗтимагый активистлар – ВИЧ, гепатит һәм башка социаль әһәмияткә ия булган авырулар буенча эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга көн саен өлеш кертүчеләрнең барысы да катнашты.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы Тамара Фёдорова

16 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортындагы балаларны маҗара дөньясына чумдырды. Ул Республика балалар клиник хастаханәсенең кечкенә пациентларына барон Мюнхгаузен белән онытылмас очрашу бүләк итте.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

14
июль, 2025 ел
дүшәмбе

11 июльдә «Җиңү өчен! Казанга» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы штабына РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова килде. Очрашу бик җылы һәм әһәмиятле булды: бер өстәл артында безне яклаучыларга ярдәм итүгә көн саен өлеш кертүчеләр җыелды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы Евгения Коцарь

2025 елның 11 июлендә «Социаль авыруларны профилактикалауда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның роле» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Чараны Новороссийск Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «Халыкны гигиеник өйрәтү үзәге» (ТР) автоном коммерцияле булмаган оешма әзерләде.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

11
июль, 2025 ел
җомга

Казанда 12 ел дәвамында Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы Гаилә йорты проекты гамәлгә ашырыла, анда балалары онкология, реанимация, тернәкләндерү бүлекләрендә озак вакыт дәваланучы гаиләләр бушлай яши. 10 июльдә «Дом вдали от дома» («Йорттан ерактагы йорт») үзенең туган көнен билгеләп үтте – тугры дуслар, балалар һәм әти-әниләрдән торган җылы даирәдә.

Тэги: Анастасия Исаева НКО гамәлләре тасмасы

10
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов җитәкләгән «ТР күпбалалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасының «Күбрәк бала табып шәп яшәргә. Икенчесе артыннан барабыз!»  проекты «Киләчәк – ул без» Бөтенроссия иң яхшы социаль практикалар конкурсында Татарстаннан бердәнбер җиңүче булды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасының шикәр диабеты булган кешеләр берләшмәсе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы «Шикәр нормада»  диабетны компенсацияләү буенча онлайн-мәктәп» проектын гамәлгә ашыра (https://vk.com/shkola.diabeta).

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

4
июль, 2025 ел
җомга

Җаваплы ата булуга һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә ярдәм йөзеннән РФ Иҗтимагый палатасында Аталар берлегендә торучы Россия гаиләләре башлыкларының казанышлары өчен «Отцовское признание — 2025» илкүләм премиясен тапшыру тантанасы узды.

Тэги: НКО гамәлләре тасмасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International