Ихтыярый эшчәнлек өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясенең гариза бирү кампаниясе 5 октябрьгә кадәр дәвам итә. Быел ике яңа номинация каралган: инклюзия өлкәсендә ел волонтеры һәм елның героик гамәле.
Конкурста барлыгы өч юнәлеш каралган: волонтерлар, командалар һәм бизнес. Аларның һәркайсы берничә номинацияне үз эченә ала. Аерым алганда, «Волонтерлар» юнәлешендә «Без бергә» акциясе кысаларында гадәттән тыш хәлләр, социаль эш, гражданлык-патриотик эш, сәламәтлек саклау, экология, мәдәният, туризм, хайваннарга ярдәм өлкәләрендә иң яхшы ихтыярый эшчәнлек башкаручылар, шулай ук көмеш, яшь волонтер, елның үз теләге белән игелек кылучысын сайлаячаклар.
Узган елда «Игелекле Татарстан» премиясе җиңүчеләренең портретлары шәһәр билбордларында, «Гран-при» номинациясендә җиңүче – Татарстанның ел волонтеры – «Ак барс арена» стадионы фасадында пәйда булды.
Узган елда премиянең Гран-при иясе Виктор Воропаев булды. Аның сүзләренчә, мондый бүләк бик күп яңа мөмкинлекләр ачкан. Мәсәлән, узган ел дәвамында ул Сахалинга барып кайта алды, анда Россия-Кытай уеннарында волонтер булды.
Премия шартлары белән сайтта танышырга мөмкин: https://dobrotatarstan.ru