«Ватанны саклаучылар» фонды филиалы каршында МХО ветераннарының иҗтимагый советы төзелде

2026 елның 5 августы, чәршәмбе

«Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Татарстан филиалында МХО ветераннары Иҗтимагый советының беренче утырышы булды. Совет ветераннар һәм фонд филиалы арасында диалог өчен даими эшли торган консультатив-киңәшмә органы буларак төзелде.

Совет рәисе итеп бертавыштан МХО ветераны Әнвәр Мөхәммәтҗанов сайланды, ул шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре буенча комиссиясе рәисе булып тора.

Фонд филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, хәрби юл үткән ветераннар уникаль тәҗрибәгә ия, ул гражданлык тормышында, шул исәптән яшьләрне патриотик тәрбияләү, социаль адаптация һәм хокукый яклау мәсьәләләрендә дә кирәкле булырга тиеш.

Совет рәисе Әнвәр Мөхәммәтҗанов ассызыклаганча, советны булдыру абруе һәм тормыш тәҗрибәсе хәрби хәрәкәтләрдә шәхсән катнашуга нигезләнгән эксперт берләшмәсен формалаштыру зарурлыгы белән аңлатыла. Төп миссия – төбәкнең ветераннар берләшмәсе, фонд филиалы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында бәйләүче буын булып тору.

Совет эше ветераннар алдында торган мәсьәләләрне хәл итүгә һәм республиканың иҗтимагый тормышында аларның ролен көчәйтүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International