14 июльдә Казанда һәм Лаешта бөек рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 283 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар үткәрелде. Шагыйрьнең һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы Казанның Лядский бакчасында һәм Лаешта аның исемендәге мәйданда узды.
Чараларда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе рәисе Ирина Александровская, фәнни һәм мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары һәм республика халкы катнашты.
Казандагы тантанада чыгыш ясаганда, ТР Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе рәисе Ирина Александровская билгеләп үтте:
«Гавриил Романович Державин – XVIII гасыр интеллигенциясе вәкиле. Бу ерак заманнар кебек тоелса да, без хәзер үз чыганакларыбызны белү бик мөһим икәнен аңлыйбыз. Үз тамырлары, нигезе турында оныткан кешенең перспективасы юк. Державин иҗади шәхес буларак та, дәүләт эшлеклесе буларак та әдәбият һәм юстиция үсешенә зур өлеш керткән. Тарихыбызның якты шәхесләренең тормышын һәм иҗатын өйрәнергә кирәк – бу замандашлар белән элегрәк эшләгәннәрне чагыштырырга ярдәм итә».
ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Россия халыклары бердәмлеге елында истәлекле чаралар үткәрүнең символик булуын һәм Державинның тормыш юлын яшь буынны тәрбияләү өчен үрнәк буларак куллануның мөһимлеген ассызыклады.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин Державин иҗатының күпмилләтле республика өчен аеруча якын булуына игътибар итте: шагыйрь чыгышы белән татар булган, татар фольклорын җыйган, һәм аның шигырьләрендә шәрык мотивлары ачык сизелә.
Шагыйрьнең кече ватаны Лаешта бәйрәм программасы концерт һәм Г.Р. Державин исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Татарстанда 2000 елдан бирле гамәлгә куелган премия ел саен язучыларга, шагыйрьләргә һәм галим-юристларга аеруча әһәмиятле әсәрләре өчен бирелә, бу исә Державинның – шагыйрьнең һәм Россиянең беренче юстиция министрының күпкырлы шәхес булуын символлаштыра.
Державин хөрмәтенә истәлекле чаралар ел саен Россия күләмендә үткәрелә, әмма нәкъ менә шагыйрь туган һәм үскән Казан һәм Лаеш аның талантын хөрмәт итүчеләр өчен, гадәттәгечә, төп тарту ноктасына әверелә.




