19 майда ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе рәисе Тамара Федорова «Танылу–2026» «ТИСБИ» көллиятенең иң яхшы студентларын һәм укытучыларын хөрмәтләү тантанасында катнашты.
Тантананы ТИСБИның президенты Нэлла Прусс һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин ачып җибәрде. Чарада шулай ук республиканың мәгариф һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар көллият укытучыларын һәм студентларын «Педагог булу – күңел халәте ул», «Киләчәккә адым», «Буын лидерлары», «Шәфкатьлелек хәрәкәте», «Бер рух, бер команда!» номинацияләрендә хөрмәтләделәр.
Тамара Федорова «Ел ачышы», «Куратор – юл күрсәтүче йолдыз» һәм «Ел студенты 2026» номинацияләрендә җиңүчеләрне шәхсән үзе бүләкләде.
«Танылу»ның биш елы – җиңүләрнең, талантларның һәм ихлас хөрмәтнең биш елы. Бу тарихны безнең белән бергә язган һәркемгә рәхмәт. Алда – яңа үрләр! «Танылу–2027»дә очрашуга кадәр!» – дип ассызыклады Тамара Федорова.
Бәйрәмдә катнашучыларның барысына да дипломнар, рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

