Быелның беренче яртыеллыгында республика бюджеты һәм мәҗбүри иминиятнең Территориаль фонды үтәлеше турында сүз 2025 елның 23 сентябрендә салымнар һәм финанс бюджеты комитетының күчмә утырышында барды, ул Казанның «Казаньоргсинтез» СИБУР предприятиесе мәйданчыгында үткәрелде. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин катнашты.
Утырыш башланганчы ТР Дәүләт Советы депутаты, «Казаноргсинтез» генераль директоры Айрат Сафин катнашучыларны предприятиенең җитештерү мәйданчыклары, хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары белән таныштырды. Парламентарийлар узган ел предприятиедә эшли башлаган үзәк завод лабораториясендә булдылар. Лаборатория предприятиедә элек эшләгән 28 аерым җитештерү лабораториясен берләштерде. Автоматлаштыру дәрәҗәсен 70% ка кадәр күтәрү һәм лаборатор процессларны яңарту предприятие продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту тизлеген сизелерлек арттырды. Үзәк завод лабораториясе җитештерүнең барлык этапларында сыйфатны контрольдә тотуның бердәм үзәгенә әверелде: чималны керү контроленнән алып әзер продукциягә кадәр.
Утырышта катнашучылар шулай ук ашханәне, сәламәтлек үзәген, фасовка урынын һәм поликарбонат заводының әзер продукция складын карадылар. Предприятие Россиядә һәм БДБ илләрендә бу полимерны җитештерүче бердәнбер предприятие булып тора.
Комитет әгъзалары шулай ук «Казаноргсинтез» мәйданчыгында урнашкан «ПолиЛаб Казан» гамәли эшләнмәләр үзәгендә булдылар. Июль аенда анда лаборатор эшләнмәләрне киңәйтү һәм базарга яңа материаллар чыгаруны тизләтү өчен яңа җиһазлар урнаштырдылар.
Югары икътисад мәктәбе тикшеренүләренә караганда, «Казаноргсинтез» чиктәш тармакларда 47 мең эш урынына ярдәм итә. Моннан тыш, предприятиедә җитештерелгән 1 мең тонна полимер 20,7 млн сум салым бирә.
СИБУР бизнесына эксперт ярдәме үзәгендә үткәрелгән комитет утырышының көн тәртибендә 2025 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетының һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының үтәлеше мәсьәләсе үзәк урынны алды.
Финанс министрының беренче урынбасары Рөстәм Әюкасов билгеләп үткәнчә, 2025 елның 1 яртыеллыгында консолидацияләнгән бюджетка 266 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән. Татарстан Республикасы бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 221 млрд. сум күләмендә тупланган. Кире кайтарылмый торган керемнәр суммасы 46 млрд.сум тәшкил иткән. «Бу күләмгә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан акчалар керә. Алар максатчан һәм тиешле чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелгән», – дип билгеләде доклад белән чыгыш ясаучы.
Гадәттәгечә, республика бюджеты үтәлеше турында фикер алышканда парламентарийлар Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешенә йомгак ясыйлар. Территориаль мәҗбүри медицина иминияте директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, быелның беренче яртыеллыгында Фондның керем өлеше 47 млрд сум тәшкил иткән яисә хисап чорына планның 99% ы. Керемнәр 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18% ка арткан.


