30 августта Казан шәһәре мэриясендә Башкортостан Республикасы, Ярославль, Ульяновск, Липецк, Мәскәү өлкәләре һәм Мордовия Республикасы делегацияләре катнашында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, социаль адаптацияләү һәм тернәкләндерү тәҗрибәсе белән уртаклашу» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чараны ачып җибәргәндә, катнашучыларны җылы сәламләде һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә республикада күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.
Түгәрәк өстәл «Тур для СВОих» Бөтенроссия социаль туристик маршруты кысаларында үткәрелде. 12 регионнан катнашучыларны берләштергән уңышлы старттан соң, киләсе этап Казанда 2025 елның 29 августыннан 1 сентябренә кадәр булачак.
Түгәрәк өстәлдә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Вениамин Чубаренко һәм ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Сергей Алексеев катнашты.