Татарстан Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр буенча комиссиясе инициативасы үсешен дәвам итә

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

2025 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйрия һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе экспертлар катнашында күчмә утырыш үткәрде. Чара махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен җәйге сменаларның эшен мониторинглауга һәм бәяләүгә багышланган иде. 

Махсуслаштырылган лагерь сменаларын оештыру идеясе 2023 елда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрелгәннән соң барлыкка килде. Үзенчәлекле  балаларның әниләре мәктәп каникуллары вакытында балаларын беразга калдырып тору өчен Казанда уңайлы шартлар тудыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. 

Бу ихтыяҗга җавап буларак, Комиссия әлеге проектны эшләтеп җибәрү инициативасы белән чыкты. Аны гамәлгә ашыруда хәйрия оешмалары: «Ярдам- Помощь» гомуммилли хәйрия фонды, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды ярдәмендә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы катнашты. 

Мониторинг кысаларында катнашучылар Юдино (Казан шәһәре) микрорайонындагы «Луч» инклюзив үзәгендә булдылар, анда алар менталь тайпылышлары булган балалар өчен көндезге сменалар оештыруның торышы белән таныштылар. Делегация шулай ук Биектау районының Ямаширмә авылында да булды, анда ял көннәре буенча гаилә ярышлары программасы гамәлгә ашырыла.

Очрашу барышында балаларның ата-аналары үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, мондый проектларның балаларны социальләштерү өчен әһәмиятен һәм гаиләләр өчен бераз ял итеп алу мөмкинлеген билгеләп үттеләр. Төркем җитәкчеләре эш методикалары, җайлаштырылган программалар турында сөйләделәр. 

Утырыш йомгаклары буенча Татарстанның башка районнарына уңышлы тәҗрибәне киңәйтү өчен тәкъдимнәр эшләнде. Катнашучылар ниләр кирәген билгеләп үтте: 

–    проект географиясен киңәйтү; 

–    үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен белгечләр укыту; 

– ведомствоара хезмәттәшлекне үстерү. 

Әлеге проект – инклюзив мохит булдыруда мөһим адым, анда һәр бала, сәламәтлек үзенчәлекләренә карамастан, ярдәм, үсеш һәм аралашу шатлыгы алу мөмкинлегенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International