Бүген Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында «Бердәм тавыш бирү көне – 2025 кә күзәтү инфраструктурасын әзерләүгә старт» брифингы узды. Аны җәмәгать контроле һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Алёна Булгакова ачты. Киләчәк сайлау кампаниясе мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Брифингта төбәк палаталары, Иҗтимагый штаблар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Тимур Какохо, Тавыш бирүдә иҗтимагый контроль координация советы әгъзалары, шулай ук палата әгъзалары һәм экспертлары катнашты.
Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы Совет әгъзасы Александр Брод сайлауны уздыруга кагылышлы закон чыгаруның камилләшүен һәм күзәтүчеләрне әзерләүнең үсешен билгеләп үтте. Ул кичә шулай ук Казанда уздырылган Россиянең тугыз субъекты вәкилләрен берләштергән Иҗтимагый күзәтү кысаларындагы төбәкара укуларда катнашты. Чара барышында яңа гына эшли башлаган һәм тәҗрибәле күзәтүчеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алган яңа әзерлек программасын сынап карадылар. Төбәкләрдәге иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашуга һәм практик өлешкә аерым игътибар бирелде. Брифингта катнашучылар Татарстанда оештырылган укуларны югары бәяләде, республика Иҗтимагый палатасының актив позициясен билгеләп үтте.
«Бердәм тавыш бирү көне – 2025»кә әзерлек кысаларында күзәтүчеләрне укытуда куллану өчен саллы эчтәлекле видеоматериаллар әзерләнде. Шулай ук иҗтимагый күзәтүчеләргә социаль челтәрләрдә язу өчен түбәндәге хэштеглар билгеләнде: #наблюдаем2025 #РеспубликаТатарстан #УИК (номерны күрсәтергә)
Үткәрелгән брифинг мөмкинлекләрне барлау һәм иҗтимагый институтларны киләсе тавыш бирүдә актив катнашуга өндәү өчен мөһим адым булды, шулай ук иҗтимагый палаталарның иҗтимагый контрольне, сайлауларның үтәкүренмәле һәм легитим булуын тәэмин итүдә төп ролен раслады.