21-22 июньдә «Әлбәдән – ֪2025» VII Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узачак

2025 елның 17 июне, сишәмбе

«Әлбәдән – 2025» VII Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале реконструкторлар даирәсендә генә түгел, киң катлау тамашачылар өчен дә мөһим вакыйгага әйләнде. Бу чара Брест крепостенең соңгы сакчысы, Советлар Союзы Герое П.М. Гавриловның туган җирендә уза һәм «Russian Event Awards» илкүләм премиясенең «Иң яхшы тарихи вакыйга» категориясендә лауреат булды. Фестиваль ел саен Россия Федерациясенең барлык почмакларыннан килгән тарих сөюче тамашачыларны җәлеп итә. Әлеге фестиваль ярдәмендә 60 000 нән артык кеше Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре, Брест крепостен саклаган Кызыл армия сугышчыларының батырлыгы, шулай ук майор Петр Гаврилов һәм аның иптәшләренең батырлыгы  турында белде. Фестивальнең сценарийлары тарихи фактларга нигезләнгән һәм сугыш чоры вакыйгаларына тирәнрәк чумарга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә реконструкцияне еш кына «җанландырылган тарих дәресләре» дип атыйлар.

2025 елда уздырылучы фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында уза, бу аңа аеруча әһәмият һәм тантаналылык өсти. Бу вакыйга илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән барлык кешеләрнең батырлыгына карата ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү генә түгел, яшь буынга ата-бабаларының каһарманлыгы турында күбрәк белү мөмкинлеге дә булачак. Фестиваль кысаларында әлеге мөһим датага багышланган махсус чаралар оештырылачак, шул исәптән акцияләр, күргәзмәләр, лекторийлар, сугышның бөек тарихы турында театральләштерелгән тамашалар. Үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү, аны яклаучыларга карата хөрмәт хисе тудыру фестивальнең төп бурычларының берсе булачак.

Фестиваль өчен яклаучыларыбыз турында бик күп күргәзмәләр, шул исәптән махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә һәм Россия Герое, Питрәч муниципаль районында туган Иван Алексеевич Додосов турында экспозиция әзерләнгән.

Интерактив тарихи мәйданчыкларны оештыручылар күләмле мавыктыргыч программа әзерли, анда катнашучылар узган гасырның кырыгынчы елларына чумып, тарихи костюмнар һәм көнкүреш кирәк-яраклары, театральләштерү һәм заманча мультимедиа технологияләре ярдәмендә шул чор турында күбрәк белә алачак.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Арт-патриотизм» мәйданчыгы оештырылачак, хәрби хезмәткәрләребез өчен гамәли иҗат һәм кул эшләре буенча мастер-класслар узачак. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә «Яшь сугышчы курсы» үткәреләчәк, укчылар әзерлегенә, штык сугышына, граната ыргытуга, элемтәчеләр һәм саперлар эшенә өйрәтеләчәк, «Ватанны сакларга әзер!» квестын узып коралдан иң төз атучыларга «Ворошиловский стрелок» тарихи билгесенең күчермәсен һәм кызылармеец китабын тапшырачаклар. Шулай ук фестиваль кунаклары өчен тарихи кораллы тир урнаштырылачак, анда теләгән һәркем  легендар наган, «ТТ» пистолеты, «МР-40» пистолет-пулеметы һәм атаклы немец «Люгеры» кебек уникаль үрнәкләрдән атып үзен сынап карый алачак.

Фестивальнең яңалыгы 1941-1945 елгы Кызыл Армия хәрбиләренең кием-салым күргәзмәсе булачак, ул Бөек Ватан сугышы дәвамында хәрби җиһазларның ничек үзгәрүен һәм үсеш алуын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирәчәк. Фестиваль программасында тамашачылар үтенече буенча кабаттан чакырылган махсус кунак булачак: ул хәрби медицина тарихчысы, блогер һәм публицист Александр Поволоцкий. Быел ул катнашучыларга сугышлар һәм конфликтлар вакытында медицина технологияләренең һәм яраларны дәвалау алымнарының ничек эволюция кичерүен күрергә мөмкинлек бирерлек төрле илләр һәм чорларның медицина инструментлары һәм җиһазлары экспозициясенең киңәйтелгән версиясен тәкъдим итәчәк.

Вакыйгада, һәрвакыттагыча, тарихи артефактлар, Бөек Ватан сугышы чоры кораллары, заманча корал үрнәкләре күп булачак, бу тамашачыларга конструкцияләрнең, материалларның һәм корал ясау алымнарының вакыт үтү белән ничек үзгәрүен күрергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, быел «Ретромобиль» клубының тарихи техника күргәзмәсе торгызылачак, хәрби автомобильләрнең раритет экземплярлары һәм репликалары парады узачак. Бу вакыйга һәр модель турында мавыктыргыч хикәяләр белән тулыландырылачак, бу тамашачыларга аларның уникаль үзенчәлекләре, техник характеристикалары һәм Җиңүебезне яулауга керткән өлешләре турында тирәнрәк белергә мөмкинлек бирәчәк.

Быел фестиваль кунакларын Питрәч районының яшь башкаручыларыннан – Бөтенроссия һәм Халыкара иҗат конкурсларында җиңүчеләрдән, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Башкортстаннан иң яхшы патриотик әсәрләр башкаручылар әзерләгән күләмле мәдәни программа көтә. Программада сугыш чорыннан без яраткан җырлар, шулай ук сугыш турындагы кинофильмнардан җырлар һәм  заманча автор әсәрләре яңгыраячак. Шулай ук фестиваль программасында Россиянең халык һәм атказанган артисты, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры Олег Газманов чыгыш ясаячак. Ул махсус хәрби операция хәрби хезмәткәрләренә багышланган «Рус дөньясы» дип аталган махсус программа тәкъдим итәчәк, бу чараның мөһим һәм тәэсирле мизгеле булырга вәгъдә итә. Мәдәни программаны ат клублары чыгышлары, сугыш чоры биюләре буенча мастер-класс, Татарстан Республикасының халык артисты Я.В. Орехов җитәкчелегендәге хәрби оркестр концерты, шулай ук район музейлары һәм Советлар Союзы Герое П.М. Гаврилов музее экспозицияләре тулыландырачак. Фестивальдә катнашучылар өчен фотозоналар, тематик сувенирлар белән кибетләр, гастрономия зонасы, кемпинг, ачык һавада «Офицерлар» фильмын күрсәтү булачак.

Фестивальнең төп вакыйгасы өч тарихи реконструкция булачак: «Мин — Крепость, сугышам» (1941 ел), «Бәреп керү» (1941 ел) һәм «Кенигсберг дивары янында» (1945 ел).

Сугыш башлану турындагы реконструкцияләрдә тамашачылар ул елларның атмосферасын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирәчәк яңа детальләр һәм сюжет линияләре күрәчәк. Һәр эпизод күпсанлы тәэсирле мизгелләр белән тулы булачак, тамашачылар Бөек Ватан сугышы һәм Совет солдатлары батырлыгы белән бәйле вакыйгаларның күпкырлылыгын тоя алачак. Кешеләр язмышына аерым игътибар биреләчәк, чөнки һәр күренештә сугышның вәхшәте белән очрашкан кешеләрнең тормышчан тарихлары чагыла.

Быелгы фестивальдә күп санлы хәрби техника, яңа пиротехник эффектлар кулланыла. Детальләргә аерым игътибар бирелә: униформадан алып хәрби кирәк-яракларга кадәр-барысы да тырышып торгызылачак. Фестивальдә Россия һәм чит ил клублары реконструкторлары катнашачак.

Фестивальнең финалы Бөек Ватан сугышы ахырын реконструкцияләү булачак — Кенигсберг крепостен алу буенча операция. Кенигсберг өчен сугыш бик мөһим иде һәм Европада сугышның тәмамлануын гына түгел, ә нацист Германиясенең капитуляциясенә кадәр булган мөһим этапка әверелде.

Фестиваль Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте, «Татнефть» хәйрия фонды, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге һәм Питрәч муниципаль районы башлыгы грантлары ярдәмендә уза. Фестивальнең оештыручылары: Питрәч районы Башкарма комитеты, «Татарстан Республикасы Питрәч якташлыгы» иҗтимагый оешмасы, Казан шәһәренең «Витязь» хәрби-тарихи клубы. Фестивальнең төп партнерлары: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесы.

Фестиваль һәм аның мәйданчыкларының эшчәнлеге, программасы, активлыклары турында «Элбэдэн.РФ» сайтында һәм шушы төркемдә  тулырак мәгълүмат белән танышып була: https://vk.com/elbeden

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International