ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында катнашты

2025 елның 3 июне, сишәмбе

2025 елның 2 июнендә ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары: ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасарлары Асия Тимирясова һәм Тимур Кадыйров, ТР Иҗтимагый палатасының фән, мәгариф һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Тамара Федорова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында катнаштылар.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе А.Р. Зарипов алып барды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары И.В. Терентьева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары А.И. Поминов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Р.К. Хәйруллин катнашты.


Утырыш Халыкара сервис көллияте буенча экскурсиядән башланды, директор Ф.Р. Ковалева Германия, Финляндия, Италия, Австрия һ. б. илләрдә квалификация күтәрү узган һәм белем бирү процессына инновацион технологияләр керткән педагоглар коллективы турында бик яратып, җылылык һәм горурлык белән сөйләде. Укытучылар һәм 600дән артык студент төрле халыкара чараларда профессиональ хезмәткәрләр һәм волонтерлар сыйфатында катнашты. 2014 елдан көллият хезмәт күрсәтү өлкәсе компетенцияләренең республика Махсуслаштырылган Үзәге булып тора, 16 компетенция буенча эш алып бара. Бу елларда студентлар төрле дәрәҗәдәге 229 бүләк, шул исәптән EuroSkills Евразия чемпионатында (2021 ел) «Эстетик косметология» компетенциясендә бронза медаль яуладылар. 2018 елдан көллият ел саен «Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирүче 100 иң яхшы белем бирү оешмасы» составына керә. 2023 елда көллият «Профессионалитет» федераль проекты конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде һәм федераль бюджеттан 70 млн. сум күләмендә грант буенча бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерде. 4,8 млн. сум республика бюджетыннан һәм 200 мең үз акчалары. Депутатлар көллиятнең динамик үсешен, инновацион проектларны гамәлгә ашыруда уңышларын һәм Татарстан Республикасы хезмәт базарында көллиятне тәмамлаучыларга ихтыяҗ булуын билгеләп үттеләр.

Хәйруллин Р.К. «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Цифрлы белем бирү мохите», «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү», «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектларын гамәлгә ашыруга җентекләп тукталды, бу 2024 елда «Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» Дәүләт программасы чараларын үтәүне тәэмин итте.

72 авыл мәктәбенең һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 мәктәпнең матди-техник базасы яңартылды; цифрлы белем бирү мохитен гамәлгә ашыру өчен 39 мәгариф оешмасының матди-техник базасы тәэмин ителде;

«Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы татар һәм рус телләренең Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак социаль статусын күтәрүгә ярдәм итте.

«Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасы сәләтле һәм талантлы балалар һәм яшьләрне үстерү һәм илебездә калдыру системасын булдыруга юнәлдерелгән.

А.И. Поминов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2022 елдан республика «Профессионалитет» федераль проектында актив катнаша. Бүгенге көндә федераль бюджеттан 16 урта һөнәри белем бирү оешмасы грантлар алып тора (федераллар акчасына 14 укыту-җитештерү һәм мәгариф кластеры төзелде, тагын икесе 2025 елда төзеләчәк).

2022 елдан «Профессионалитет» программасы кысаларында укучылар саны 7199 кешене тәшкил итте, ә 2025 елга фараз 9290 кеше булыр дип көтелә.

Утырыш барышында депутатлар шулай ук закон проектлары турында фикер алыштылар:

- №870774-8 «Россия Фәннәр академиясе, дәүләт фәннәр академияләрен үзгәртеп оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында (Россия фәннәр академиясе структурасын камилләштерү өлешендә);

– №857815-8 «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 46 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында (урта һөнәри белем бирү программалары буенча студентларны педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүгә уздыру өлешендә);

– Архангельск өлкәсе депутатлар Собраниясенең РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Т.А. Голиковага РФ субъектлары дәүләт музейлары өчен фонд саклау  биналары төзү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгате.

Алда әйтеп узылган закон проектлары һәм Архангельск өлкәсе депутатлар Собраниясенең мөрәҗәгате хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International