Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. Очрашу рус теле көнен һәм рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барысын да рус теле көне һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 226 ел тулу белән котлады. Ул шулай ук бүген республикада мөселманнар өчен иң әһәмиятле һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме дә билгеләп үтелүен әйтте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу уздырыла торган бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой музеенда яхшы экспозиция булдырылган. Әлеге музейга соңгы тапкыр 2015 елда килдек – ул чакта музей ачылган иде, дип искәртте ул.
Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Казанның 93 нче номерлы гимназиясе директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская кыскача гына Татарстан Рәисе белән очрашудан соң бер ел дәвамында милли-мәдәни берләшмә өчен әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләде.
Аерым алганда, ул Татарстанның Россия Федерациясенең телләр күптөрлелеген саклап калу өчен «Ключевое слово» («Төп сүз») Бөтенроссия иҗтимагый премиясенә дәгъва кылуда катнашуы турында сөйләде.
Тагын бер мөһим чара – Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга шәхси өлеш керткән өчен ел саен үткәрелә торган «Гордость нации» («Милләт горурлыгы») Бөтенроссия иҗтимагый премиясе. Шулай ук Татарстаннан ике активист премия лауреатлары булды. «Гражданнар бердәмлеген һәм милләтара татулыкны тәэмин итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская һәм «Россия халыклары мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» тарихи-этнографик проектының фәнни җитәкчесе Елена Гущина 2024 елда «Гордость нации» («Милләт горурлыгы») абруйлы премиясенә ия булдылар.
Ирина Александровская билгеләп үткәнчә, бу – милли-мәдәни берләшмәнең барлык активы казанышы. Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка «Каравон» рус бәйрәмендә ел саен актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
Ул рус милли-мәдәни берләшмәсе алдында торган бурычлар арасында 2028 елда билгеләп үтеләчәк Лев Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлекне атады. Әзерлек өчен федераль оештыру комитеты төзелүен һәм Рөстәм Миңнехановның да оештыру комитеты составына керүен искәртте.
Ирина Александровская Татарстан Республикасы Рәисенең Л.Н.Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү турындагы Указын, А.С. Пушкинның 225 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлеккә охшаш итеп, тиешле республика чаралары планын кабул итеп раслауны сорады.
Моннан тыш, республикада «Толстой и Казань. Сквозь века» («Толстой һәм Казан. Гасырлар аша») фәнни-популяр материаллар җыентыгын әзерләп нәшер итәргә исәплиләр. Ирина Александровская хәбәр иткәнчә, Казан язучының тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Лев Толстойның яшь чагы, университет һәм әдәби хроникасы, Лаеш өязендәге каникуллар, әдипнең Казан төбәге белән бәйле әдәби әсәрләре, танылган язучы сыйфатында Казанга килүләре һ.б.
Рөстәм Миңнеханов Мәдәният министрлыгына бу мәсьәләләрдәге эшчәнлекне координацияләүне йөкләде.
Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнехановка шулай ук Татарстанда «Тотальный диктант» («Тоталь диктант») халыкара акциясенең ничек узуы турында сөйләделәр. Шунысы кызыклы, акциядә «Казаньоргсинтез» һәм «КАМАЗ» гавами акционер җәмгыяте сәнәгать предприятиеләре актив катнашты.
Татарстандагы акция координаторы Сергей Чуманов Рөстәм Миңнехановка һәм муниципалитетларга «Тотальный диктант»
(«Тоталь диктант») акциясенә актив ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Ирина Александровская ачыклык керткәнчә, акциядә офлайн форматта катнашучыларның өчтән бере –Татарстан халкы.
Рөстәм Миңнеханов «Тотальный диктант» («Тоталь диктант»)ны файдалы акция дип атады һәм үз чиратында оештыручыларга эшләре өчен рәхмәт белдерде.