20 майда Аксубайда «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында «Нечкәбил-2025» проектының планлаштырылган «Татарстан – ныклы гаиләләр территориясе» дүрт акциясенең беренчесе үткәрелде. Мондый акцияләр Татарстанда инде 7 ел дәвамында үткәрелә.
Акция программасына гадәттәгечә актив, нык гаиләләр, иҗтимагый оешмалар, иҗтимагый советлар һәм муниципаль район администрацияләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәлләр керә. Һәр районда Түгәрәк өстәл темалары иҗтимагый советлар белән килештерелде. Аксубайда «Гаилә рухы – киләчәк бишеге» турында сөйләштеләр. Чыгыш ясаучылар арасында аксубайлылар да, Казаннан килгән кунаклар да, гаиләләр дә, башка муниципаль районнардан килгән Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашучылар да бар иде. Акция Аксубай мәдәният йортында рус каравае, татар чәкчәге һәм чуаш куасы белән кунакчыл очрашу булып дәвам итте. Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Станислав Зайцев һәм «Ныклы гаилә» эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды Иҗтимагый советы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова сәламләү сүзләреннән соң гаилә тормышы юбилярларына һәм тормыш юлы әле башлана гына торган яшь парларга, күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә «Ныклы гаилә» эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды дипломнары тапшырылды. Җәмгыятьтә абруйлы һәм яшьләр өчен үрнәк булган гаиләләрне хөрмәтләү акциянең традициясенә әверелде.
Менә инде 20 ел «Нечкәбил» республиканың төрле районнарыннан Татарстанның күпмилләтле халкы вәкилләрен берләштерә. Биредә гаиләләр үзара танышып китә, аларның социаль-мәдәни чараларда катнашу практикасы гамәлгә ашырыла, гражданлык инициативалары алга сөрелә һәм хуплана. Аксубайда зона фестивале республиканың яңа күркәм ныклы гаиләләре белән таныштырды. Акциядә катнашучылар арасында төрле яшьтәге һәм төрле буын тамашачылары бар.
Аксубай районы мәктәпләрендә укучылар өчен акция үзенчәлекле «Гаилә белеме» дәресе буларак үткәрелде, анда алар үзләре дә гаиләләре, традицияләре, волонтерлык турында кызыклы чыгышлар белән катнаштылар.
Бәйрәмнең кульминациясе «Татарстанның искиткеч гаиләләре тормышы» зона фестивалендә катнашучы гаиләләрнең презентацион роликларын күрсәтү булды. 10 гаилә тарихы, ныклы гаиләләрнең рухы, бәхетле балалары һәм оныклары, кызыклы эшләре, игелекле эшләре белән шундый төрле һәм охшаш. 10 гаиләдән – 6сы күпбалалы, аларның 31 баласы бар!
Гаиләләрне нәрсә борчый соң? Әлбәттә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган ирләре, уллары, бертуганнары, экология, балалар аз туу, балаларның гаджетлар белән мавыгуы, туган телне саклау, патриотик тәрбия һәм яшүсмерләр арасында шәфкатьлелек мәсьәләләре – гаиләләр үзләренең гражданлык җаваплылыгын тоя торган мәсьәләләр.
«Безнең гаиләдә бабайның фронттан килгән хатлары саклана».
«Иремнең бабасы 41 нче елда Запорожьены бомбага тотканда һәлак булган».
«Безнең яраткан бәйрәмебез – Җиңү көне».
«Минем һәм балалар өчен истәлекле, күңелгә үтеп керә торган көн – иремне махсус хәрби операциягә озату. Бу безнең өчен иң мөһим көн – шул вакыттан башлап бөтен ил белән без аны Җиңү белән көттек».
«Без һәрвакыт Ватан, гаделлек, азатлык һәм тарихи хәтер өчен көрәшүче сугышчыларыбызның исемнәрен данлаячакбыз».
Бу юллар фестивальдә катнашучыларның «Татарстанның искиткеч гаиләләре тормышы» видеопрезентациясеннән алынган. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре истәлеген сакламаган, махсус хәрби операция сугышчылары белән горурланмаган гаилә юк та ул. Аксубайлылар якташларына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга тирән ихтирам һәм рәхмәт белән карыйлар. Район мәдәният йорты фойесында аксубайлыларның- махсус хәрби операция геройларының портретлары экспозициясе янында басып торган гаиләләрен күреп югалту газабын да, көтү шатлыгын да кичерәсең. Махсус хәрби операция геройлары портретлары, аларның шәхси әйберләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре портретлары бер залда – йөзгә-йөз, иңгә-иң торып…
Акция зона фестивалендә катнашучы гаиләләр әңгәмәсе белән тәмамланды, җиңүчеләр 20 сентябрьдә Казанда узачак Татарстан гаиләләренең республика фестивалендә катнашачак. Видеопрезентацияләр караганнан соң гаиләләр белән сөйләшү күптәнге танышлар сөйләшүе кебек барды. Жюри әгъзаларыннан торган иҗади команданы илһам эзләү атмосферасы биләп алды – Казандагы Фестивальдә гаиләне ничек тәкъдим итәргә? «Авыл шимбәләре», «Гаилә волонтерлыгы мәктәбендә игезәкләр көне», «Герой көне»... Әлеге бәйрәм һәм традицияләрне без Татарстан гаиләләре фестивалендә күрәчәкбез.
«Яңа кешенең тууы» конкурсының символы, Татарстанның ныклы гаиләләре эстафетасы узган елгы конкурста җиңүчеләр тарафыннан 2025 елгы конкурсантларга тапшырылды. Алар Аксубайга ярдәм төркеме буларак килделәр. Татарстанда ныклы гаиләләр территориясе искиткеч яңа гаиләләр белән ныгытылды.






