2 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә өлкәннәр ункөнлегенә багышланган «Балкыш» («Сияние») VIII республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатлары гала-концерты булды. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, республиканың ветераннар хәрәкәте активистлары чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.
«„Балкыш“ („Сияние“) фестивалендә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт, сез талантлы кешеләр, - дип мөрәҗәгать итте лауреатларга Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, фестивальнең оештыру комитеты рәисе урынбасары Хәбир Иштирәков. - Дуслар, сез үзегезнең актив эшегез белән башка кешеләрне рухландырасыз. Бүгенге бәйрәмнең якты булуын телим"».
Ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») республика фестивале Татарстанда өлкәннәргә ярдәм итү буенча шундый проектларның иң эресе булып тора. Барлык елларда чара ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Фестивальнең оештыручысы - Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы советы. Фестивальнең оештыру комитеты рәисе - Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.