Курск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Асия Тимирясовага рәхмәт белдерде

2024 елның 4 октябре, җомга

Татарстаннан волонтерлар Курск өлкәсе волонтерларына В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, республиканың башка белем бирү һәм волонтерлык оешмалары коллективлары җыйган беренчел кирәк-ярак әйберләрен, медикаментларны, татлы бүләкләрне тапшырдылар. Алга таба гуманитар йөк алгы сызыкка, нацистларга каршы батырларча көрәшүче сугышчыларга, шулай ук дошман һөҗүменнән зыян күргән төбәкнең тыныч халкына юнәлдереләчәк.

Гуманитар йөкне ТР Дәүләт Советы депутаты, "Халык фронты" башкарма комитетының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге җитәкчесе Ринат Фазылов, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдинов илтте.

Россия хатын-кызлар берлегенең Курск төбәк бүлеге башлыгы, Курск өлкәсе Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Галина Окорокова Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, КИУ ректоры Асия Тимирясовага Курск чик буе халкына гуманитар ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт хаты юлладылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Курск өлкәсендә барлыкка килгән вәзгыять россиялеләрнең йөрәкләрендә чагылды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары беренче көннәрдән үк Курск өлкәсенең чик буе районнарында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүгә кушылды. Татарстаннан фронт төбәкләренә даими рәвештә җибәрелә торган гуманитар конвойлар гражданнар теләктәшлеге һәм татарстанлыларның ихлас кайгысын уртаклашу билгесе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International