«Игелекле Казан» командасы Беренчеләр хәрәкәтенең «Беренчеләр вакыты. Игелек» лагерь сменасында игелек дәресе белән кунакта булды.
Бөтен республикадан төрле яшьтәге 100 бала волонтерлык эшчәнлегенең төрле юнәлешләре белән таныша. Шул рәвешле балалар инклюзив волонтерлык турында хәзер «Игелекле Казан» коворкингында социализация узучылар авызыннан күбрәк белделәр. Менталь кимчелекләре булуга карамастан, балалар волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашалар һәм үз үрнәкләре белән игелекле эшләргә көч куялар.
Тәрбияләнүчеләрнең остазы Динара Әхмәдуллина уңышлары белән уртаклаша:
«Артем мөстәкыйль рәвештә ике флешмоб уздырды, Виктор турнир оештырды һәм барысын да җиңде, Саша инвалидлар өчен эш урыннары булдыру буенча кадрлар менеджменты ассоциациясендәге эшчәнлеге турында сөйләде.
Традиция буенча, дәрес тәмамлангач, күп кенә балалар «Игелекле Казан» волонтеры булырга теләк белдерделәр.
«Беренчеләр вакыты. Игелек» сменасы «Добрый» балалар лагеренда үтә. Проект Беренчеләр хәрәкәте гранты акчасына гамәлгә ашырыла.