Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый советы» VII Республика конкурсының конкурс комиссиясе утырышы булды.
Конкурс ТР Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе белән берлектә, урыннарда эшмәкәрләр һәм хакимият органнары арасындагы хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсешендә эшмәкәрләрнең иҗтимагый советларының ролен күтәрү максатында үткәрелә.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2026 елның 25 маенда булачак. Конкурсның финалы Биектау районында үткәреләчәк – узган ел нәкъ менә шушы территория абсолют җиңүче исемен яулады. Традиция буенча, җиңүче район финал эстафетасын үз территориясендә кабул итә.
Чараны үткәрү өчен М7 трассасында яңа мәчет янында урнашкан сәнәгать зонасы сайланды. Мәйданчык пленар өлешне оештыру, республика эшмәкәрләре җитештерә торган продукция күргәзмәсен оештыру, шулай ук кунакларны уңайлы шартларда урнаштыру өчен уңайлы.
Финал программасында –күргәзмә экспозицияләрен урнаштыру, түгәрәк өстәлләр һәм киңәшмәләр үткәрү, шулай ук 12 номинациядә конкурс лидерлары исемнәре игълан ителәчәк һәм абсолют җиңүче кубогы тапшырылачак тантаналы чара.