Казанда «Кеше приюты»ның 40 нчы ярдәм пункты ачылды

2026 елның 5 мае, сишәмбе

1 майда Юдино торак массивында «Кеше приюты» хәйрия проектының 40 нчы пунктын ачу тантанасы булды. Яңа пункт Ильич ур., 21 адресы буенча урнашкан һәм көн саен 11: дән 13:00 сәгатькә кадәр мохтаҗларга бушлай кайнар ризык бирәчәк.

Бу урынны сайлау әлеге торак районында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның күп булуына бәйле. Проект статистикасы буенча, ярдәм пунктларына килүчеләрнең 85% ы – пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр. Ачылу көнендә пунктка 150дән артык кеше килде: пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм аз керемлеләр. Алар өчен беренчел кирәкле булган товарлары салынган азык-төлек җыелмалары бирү, шулай ук кайнар туклану өләшү оештырылды.

Ачылу тантанасында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков, шулай ук проектка нигез салучы, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Азат Гайнетдинов катнашты.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев җыелганнар алдында чыгыш ясап билгеләп үтте:

«Бүгенге көндә республика үсешен һәм чәчәк атуын тәэмин иткән өлкән буын вәкилләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Теләсә кайсы проект конкрет кешеләргә таяна. Социаль проектлар коммерцияле булмаган оешмалар һәм актив гражданнар тарафыннан гамәлгә ашырыла, алар дәүләт һәм бизнесның кешеләргә ярдәм итү мөмкинлекләрен киңәйтә. «Кеше приюты» командасына битараф булмаулары, хезмәтләре өчен аерым рәхмәт».

«Кеше приюты» хәйрия проекты 2018 елдан бирле эшли һәм бүген Россиянең алты төбәгендә гамәлгә ашырыла, алар комплекслы ярдәм күрсәтә: кайнар ризык, кием-салым, юридик һәм психологик ярдәм, документларны торгызуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International