12 августта Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе инициативасы белән Казан Кремлендә түгәрәк өстәл узды, анда каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә бәйле проблемалар каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының дәүләт торак инспекциясе, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе, Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе, Яшел Үзән, Татарстан Республикасы Лаеш һәм Биектау муниципаль районнары башкарма комитетлары, ««Идарәче компания» торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан Рәис урынбасары Мөнир Гафиятуллин катнашты.
Теманың актуальлеге массакүләм мәгълүмат чараларында тәнкыйди язмалар һәм гражданнарның дәүләт мәгълүмат системаларына чүп чыгаруга бәйле җитешсезлекләргә шикаятьләр белән мөрәҗәгатьләре саны арту белән аңлатыла.
Эш йомгаклары буенча фикер алышына торган темага телетапшыру үткәрүнең максатка ярашлылыгы турында карар кабул ителде, аның барышында туры эфир режимында хакимият органнарының һәм төбәк операторларының әлеге өлкәдәге вәкаләтләрен, тиешле өлкәдәге закон таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту рәвешләрен, шулай ук карала торган мәсьәлә буенча гражданнарның һәм оешмаларның бозылган хокукларын яклау ысулларын аңлату планлаштырыла.
Телетапшыруның төп максаты – халыкны хокукый яктан агарту һәм коррупция күренешләренә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру. Туры эфир «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында 2024 елның 19 августында 17:30 сәгатьтә «Яңа Гасыр трибунасы» телетапшырулар циклы кысаларында узачак.