ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары «Минем тавыш» форумында катнашты

2024 елның 9 августы, җомга

«Татарстанда сайлауларны һәрьяклап һәм сыйфатлы контрольдә тоту өчен кирәкле инфраструктура булдырылды», – Тимур Какохо.

8 августта, Бердәм тавыш бирү көненә бер ай кала (8 сентябрьдә), Казан Кремлендә «Минем тавыш» форумы узды. Экспертлар сайлауларга әзерлек турында сөйләделәр һәм сайлаучыларның онлайн-сорауларына җавап бирделәр.

Тиздән Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участокларында булачак күзәтүчеләрне әзерләү башланачак. Бу хакта форумда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо сөйләде.

«Без гади алгоритмнар һәм адымлы инструкцияләр бирәбез. Юрист булмаган теләсә кайсы граждан сайлау участогында хокук нормалары үтәләме-юкмы икәнен чек-битләр ярдәмендә билгели алачак», – дип билгеләде ул. Эксперт сүзләренчә, күзәтүчеләр күрергә генә түгел, вакытында җавап бирергә: кисәтү ясарга, тәкъдим кертергә әзер булсын өчен укыту практик материаллар, видеороликлар һәм кейсларны үз эченә ала.

Шулай ук «Минем тавыш» форумында спикерлар сыйфатында Татарстан Республикасының «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасында «Диалог Регионы» АНО җитәкчесе Марсель Гыйльмиев һәм җәмәгать эшлеклесе Алинә Гыймалтдинова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International