ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен ярдәм җыю координаторлары булды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Курск өлкәсенең тыныч халыкка вәхшиләрчә һөҗүм итү сәбәпле, Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм яраланганнарның тизрәк савыгуларын теләде. Ул шулай ук республика хөкүмәтенә Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм оештыруны йөкләде.

Бу эшкә республика предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары, җәмәгатьчеләр, Татарстанның барлык халкы актив кушыла.

Кичә Казанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенең ике пункты эшли башлады. Патрис Лумумба урамындагы 4нче йортта гуманитар ярдәм җыю координаторы итеп ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Россия өчен» халык фронты» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте төбәк бүлегенең яшьләр проектлары буенча координаторы Дамир Нургалиев билгеләнде. Ул бу адрес шәһәр халкына яхшы таныш, чөнки монда ярдәм пандемия чорыннан ук җыелган иде, дип сөйләде. Шунда ук волонтерлар колл-үзәге урнашкан.

Икенче адрес - Вишневский урамы, 10 адресы буенча бөтен эшне палатаның тагын бер әгъзасы, «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге координаторы Анна Мөбәрәкшина координацияли. «Монда гуманитар ярдәм, шул исәптән эре габаритлы ярдәм җыела. Без шулай ук волонтерлар сафын тулыландырырга әзер булган барлык активистларны, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен кабул итәбез», – ди Анна.

Шулай ук 8 августта республика Хөкүмәте йөкләмәсе буенча «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фондында адреслы счет ачылды, аны ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Әлфия Вәлиева җитәкли. Татарстанлылар беренче эш көнендә үк 600 мең сумнан артык акча җыйдылар.

Гуманитар ярдәм җыю эше республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында да алып барыла.

 

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен мәгълүмат:

Казан шәһәре: Патрис Лумумба урамы, 4; Вишневский урамы, 10. Көн саен сәг. 10:00 алып 18:00 сәгатькә кадәр. Барлык сораулар буенча кайнар линия номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7 (843) 273-16-72.

 

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды,

420124, Россия, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Меридианная, д. 4, офисный центр 3

тел.: 8 (843) 528-29-00, e-mail: abcrt@mail.ruhttp://akbarssozidanie.ru

Реквизиты:

Расчетный счет в рублях

Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК

БИК 049205805

корреспондентский счет 30101810000000000805

назначение платежа «Помощь жителям Курской области»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International