«Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнарында тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларын үстерү» проекты нәтиҗәләре

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның июленнән «Без бергә!»  Төбәк иҗтимагый оешмасы Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнарында тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларын үстерү» проектын гамәлгә ашыра. 26 июньдә әлеге проектка нәтиҗә ясалды. Проектны гамәлгә ашыру чорында тәрбиягә алган гаиләләрне тәэмин итү хезмәте тарафыннан 16 психологик-педагогик семинар-тренинг һәм ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны тәрбияләүнең социаль-юридик мәсьәләләре буенча 4 лекция, шулай ук 50 психологик һәм 30 социаль-юридик консультация үткәрелде.

Ата-аналар өчен ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар хокукларының норматив-хокукый базасы белән белешмәләр, шулай ук опекунның еллык хисабы буенча методикалар басылган. Лениногорск һәм Әлмәт клублары җитәкчеләре клубның документлар әйләнеше системасын үзләштерделәр, үз клублары активы белән фандрайзинг нигезләренә өйрәнделәр.

Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнарында тәрбиягә бала алган ата-аналар, опекуннар, уллыкка алучылар, шулай ук Тәрбиягә бала алган ата-аналарга кандидатлар клуб җитәкчеләре белән телефон аша элемтәгә керә ала:

+7 (906) 122-12-49- Әлмәт районында клуб җитәкчесе Миндиярова Гүзәл

+7 (919) 621-86-26- Лениногорск районында клуб җитәкчесе Зарипова Альбина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International