ТР Иҗтимагый палатасында инвалид балаларның югары уку йортларына керү һәм урта махсус уку йортларына керү мәсьәләләре буенча кайнар линия узды

2024 елның 7 июне, җомга

2024 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе тарафыннан «Инвалидлыгы булыган яшъсмерләрнең, шул исәптән Татарстан Республикасы коррекцион белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларның һөнәри белем бирү учреждениеләренә һәм югары уку йортларына укырга керү мәсьәләләре» темасына «Кайнар линия» уздырылды.

Гражданнарның сорауларына ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Мерзлякова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының психологик ярдәм күрсәтү һәм профилактика эше бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Любовь Степанова, «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы» ОЭРР ФКУның психологик консультация секторы мөдире (психолог) Рәсимә Миначева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемне үстерү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Эльмира Гарипова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге әйдәп баручы консультанты Татарстан Камилла Сабитова җавап бирделәр.

«Кайнар линия» барышында 40тан артык мөрәҗәгать килде, килгән мөрәҗәгатьләрнең күпчелегенә җавап бирү мөмкин булды, җавапсыз калган гражданнарга аларның сорауларына профильле министрлыклар һәм ведомстволар билгеләнгән вакытта җавап бирәчәкләре турында хәбәр ителде.

«Кайнар линия» кысаларында республика гражданнары урта һәм югары уку йортларына кергәндә ОВЗ белән авыручылар өчен региональ һәм федераль дәүләт ярдәм программалары буенча җаваплар, шулай ук аларны алга таба эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында белә алдылар.

Шулай ук, «кайнар линия» кысаларында гражданнарда түбәндәге сораулар иң зур кызыксыну уяттылар: кайсы уку йортларына керергә мөмкин, аларда нинди шартлар тудырылган һәм нинди һөнәрләр сайларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International