Бәйрәм уңышлы үтте

2024 елның 31 мае, җомга

Балаларны яклау көне алдыннан Казанның Урицкий паркында ике бәйрәм билгеләп үтелде. Бу очраклы гына түгел иде. Бу көнне 10 еллык юбилее билгеләп үтелгән «Балаларда көч» сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү Хәйрия фонды хезмәткәрләре көннән-көн реабилитация, үз мөмкинлекләрен үстерү, яшьтәшләре белән аралашу кирәк булган балаларны яклау, аларга ярдәм итү белән җаваплы шөгыльләнәләр.

Паркта, бәйрәм сәхнәсе янында, фонд карамагындагы кешеләр һәм аларның әти-әниләре, бәйрәм кунаклары, шунда ук якындагы микрорайон халкы һәм балалары җыелган. Һәркемгә уңайлы урнашырга, мастер-классларда, конкурсларда катнашырга урын табылды, һәркемне бушлай туңдырма белән сыйладылар. Кунаклар концерт номерларын һәм «Сила в детях» фонды хезмәткәрләрен алкышлар белән каршы алдылар. Аларның балаларга йөрәк белән хезмәт итүләре нәтиҗәсендә 2016 елдан Фонд һәм «Дарим ангелам радость» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан балалар һәм яшүсмерләр өчен 5 реабилитация үзәге ачылды (Казан – 2 үзәк, Түбән Кама, Лениногорск һәм Чистай). Аларда 13 589 бала ярдәм алган (2017 ел – 160 кеше, 2018 ел – 546 кеше, 2019 ел – 1 039 кеше, 2020 ел – 1 948 кеше, 2021 ел – 2 804 кеше, 2022 ел – 3 093 кеше, 2023 ел – 2 234 кеше, 2024 ел планы – 2 234 кеше).

Дәүләтнең ышанычлы партнерлары буларак, ике оешма да Татарстан Республикасында социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына кертелгән.

2017-2024 елларда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Фонд һәм коммерцияле булмаган автоном оешмасы чыгымнарын компенсацияләүгә юнәлтелгән акчалар күләме 88,4 млн. сум тәшкил итте (2017 елда – 5,3 млн. сум, 2018 елда – 14,9 млн. сум, 2019 елда – 33,7 млн. сум, 2020 ел – 41,9 млн. сум, 2021 ел – 60,1 млн. сум, 2022 ел – 72,3 млн. сум, 2023 ел – 80,9 млн. сум, 2024 ел планы – 80,9 млн. сум.

Үзәкләрнең гомуми хезмәткәрләре саны 130 кеше тәшкил итә, шуларның 102се штатлы хезмәткәрләр һәм 28се совместительләр.

Бүген Казанда «Сила в детях» реабилитация үзәге-абилитация һәм реабилитация өлкәсендә инновацион методикаларны апробацияләү буенча эксперименталь мәйданчык. Фонд Татарстан Республикасының әйдәп баручы уку йортлары белән белгечләр әзерләү буенча партнерлык килешүләре төзеде. Булачак табиблар, педагоглар, психологлар үзәкләрдә практика үтәләр.

«Сила в детях» Хәйрия фонды һәм «Дарим ангелам Радость» коммерцияле булмаган оешмаларының гамәлгә куючысы һәм җитәкчесе Адель Заһретдинов шулай ук Татарстан Республикасының «Аталар берләшмәсе» республика иҗтимагый оешмасы рәисе булып тора.

Бәйрәмдә Адель Заһретдиновка һәм үзәкләрнең әйдәп баручы белгечләренә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин Рәхмәт хатлары тапшырды. Үзәк хезмәткәрләре республика иҗтимагый палатасының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Аларны палата рәисе Зилә Вәлиева тапшырды. Юбилярларны һәм балаларны котларга шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, бизнес вәкилләре, башка фондлардан һәм коммерцияле булмаган оешмалардан коллегалары килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International