Республика балалар клиник хастаханәсендә Казан шәһәренең Идел буе районы прокуроры Артур Шәрипов «Әкият терапиясе» үткәрде

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

2024 елның 29 маенда «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортында «Әкият терапиясе» проекты кысаларында балалар һәм ата-аналар язучы Антуан де Сент-Экзюпериуның «Кечкенә принц» әкиятен тыңладылар. Укучы буларак Казан шәһәренең Идел буе районы прокуроры Артур Шәрипов чыгыш ясады.

«Әкиятнең төп максаты – сезнең турында кайгыртучыларны кадерләргә кирәк. Әти-әниләрегезне һәм сезгә сәламәтләнергә ярдәм итүчеләрне: табибларны, шәфкать туташларын, тәрбиячеләрегезне һәм укытучыларыгызны кадерләгез. Сездә булган бар нәрсә өчен һәрвакыт рәхмәт әйтегез», - диде Артур Салихович.

«Кечкенә принц» – галәм буйлап сәяхәт итүче яшь малай турында фәлсәфи гыйбрәтле хикәя. Ул бер планетага гына барып калмый, ә дуслык серен, мәхәббәтнең асылын һәм яшәүнең мәгънәсен дә эзли. Ул тирә-юнь дөньясын гына түгел, ә үзен дә танырга тырыша. Үз — үзеңне танып белү– аның төп бурычы.

«Өйгә танылган кешеләр килеп, балаларыбыз өчен әкиятләр укуларына без бик шат. Бу безнең өчен бик кадерле. Мондый чаралар безне көнкүреш проблемаларыннан, баланың авыруларыннан читкә юнәлтә. Бала үзе әкияткә чумып, тирә-юнь дөньясын таный. Әлбәттә, бу балаларда аерым кәеф һәм уңай эмоцияләр тудыра» – дип уртаклашты әни кеше Хөснетдинова Нурсия.

Әкият терапиясе проекты инде 9 елдан артык бара. Аның инициаторы – ТР Иҗтимагый палатасының Хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзасы Анастасия Исаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International