19 февральдә Әлмәт шәһәрендә «НКОның үсеш стратегиясен булдыру» күчмә зона стратегик сессиясе узды
Февраль ае Татарстан Республикасының 7 муниципаль районының гаиләләргә юнәлтелгән коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләре өчен яңа белемнәр һәм хезмәттәшләр белән очрашу юлында киртә булмады. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Ак Барс банкы корпоратив университеты белән берлектә «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды һәм «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар белән эшләү буенча Республика вузара үзәге» АНО ярдәме белән эшләнгән Стратегик идарә буенча махсус белем бирү программасы кысаларында оештырылган бу өченче зона сессиясе.
Чараны икътисад фәннәре кандидаты, «АК БАРС» ААҖ Корпоратив университеты бизнес-тренеры Әлфия Сафина үткәрде.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева күпчелек оешмаларның аз ресурслы булуы сәбәпле тотрыклы үсешнең операцион процессларын төзү өчен стратегик планлаштыру буенча структуралы мәгълүмат бирүдә коммерцияле булмаган оешмаларның ихтыяҗын билгеләп үтте.
ТР Иҗтимагый палатасы ТР Әлмәт муниципаль районы Иҗтимагый Советына күчмә чараны үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерә.
Мәгълүмат өчен:
Белем бирү программасы – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр, хәйриячелек һәм коммерцияле булмаган секторны үстерү буенча комиссия инициативасы буенча ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган секторара социаль партнерлыкта СО НКО остазлык мәктәбе проектларының берсе.