2024 елның 5 гыйнварында Казан мәктәпләрендә «Кышкы әти» федераль проекты кысаларында чаралар узды, анда әтиләр һәм балалар спорт, интеллектуаль һәм гамәли дисциплиналарда катнаштылар.
Әлеге чаралар – Татарстанда «Кышкы әти» проектының старты гына. Яңа шәһәрләр һәм яңа чаралар чиратта тора.
Татарстан Республикасы «Аталар берлеге» РОО Казан шәһәренең 107 нче гимназиясе һәм 33 нче гимназиясе җитәкчелегенә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәтен белдерә.