Казан марафоны кысаларында 57 кеше сөяк мие донорларының Федераль регистрына керде

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

2026 елда Казан марафоны спорт чарасы булудан тыш,  сәламәтлекне саклау, ирекле донорлык һәм мәгърифәтчелек эшен берләштергән социаль әһәмияткә ия вакыйгага әверелде.

Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге DonorSearch кан донорлары берләшмәсе һәм Россия Федераль МБАның Россия гематология һәм трансфузиология фәнни-тикшеренү институты белән берлектә гражданнарны сөяк мие донорларының Федераль регистрына җәлеп итү буенча донор акциясе үткәрде. Барлыгы өч көн эшләү дәверендә регистрга 57 кеше кергән.

Марафон лекториенда сәламәт яшәү рәвеше һәм трансплантациядән соң активлык мәсьәләләренә багышланган «Эчтәге көч: органнарны күчереп утыртканнан соң спорт» панель дискуссиясе булды. Спикерлар:

Валентин Ткачев – Россиядә донор йөрәге булган беренче марафончы, Россия рекордлар китабының рекорд куючысы;

Олег Поздняков – медицина фәннәре кандидаты, трансплантология һәм ясалма органнар буенча академик В.И. Шумаков исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең йөрәк-кан тамырлары хирургы, Сеченов университеты мөгаллиме, марафончы;

Элеонора Ткачева – бөер доноры, «Трансплант-спорт» автоном коммерцияле булмаган оешма директоры.

Модератор сыйфатында медицина фәннәре кандидаты, «Сила внутри» орган донорлыгы үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Андрей Анисимов булды. Ул:

«Дискуссия бик күп тамашачы җыйды. Залга кеше күп җыелды, хәтта басып тыңладылар. Медицина уку йортларында белем алучы студентларны күрү күңелле иде. Медицинада алга китеш күзәтелә, гражданнардан да, медицина берләшмәләреннән дә мондый кызыксыну трансплантация һәм донорлык турындагы ачык диалог бик вакытлы һәм кирәкле икәнен күрсәтә» – дип билгеләп үтте.

 

Дискуссия «Сила внутри» орган донорлыгы үзәге, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Ак. В.И. Шумакова ис. НМИЦ ТИО» ФДБУ, «Трансплант-спорт» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International