Татарстан башкаласында үткәрелгән Казан марафонында 2500дән артык бала катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасының «Динамо» спорт җәмгыятьләре федерациясе гамәлгә ашыра торган «Крылья нового взлета» сменасында катнашучылар да бар. Проект Лисичанск, Рубежный һәм Запорожье өлкәләрендә спортны торгызуга юнәлдерелгән. Йөгерүдә шулай ук РФ Тикшерү комитетының Лугансктан килгән кадетлары да катнашты.
Марафон Россиянең 86 төбәгеннән 45 меңнән артык катнашучыны җыйды.
«Крылья нового взлета» сменасы 2023 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә оештыручылар тарафыннан ГТО нормаларын тапшыру буенча 30дан артык чара үткәрелгән, Донбассның 3 меңгә якын баласы төрле спорт төрләре буенча спорт сменаларында катнашкан. Аларның күбесе өчен Казан марафонында чыгыш ясау шундый масштаблы россиякүләм ярышларында катнашуның беренче тәҗрибәсе булды.
Марафон собрал более 45 тысяч участников из 86 регионов России.
«Бу балалар өчен Казан марафонында катнашу – мөһим вакыйга. Күпләр шундый масштаблы стартка беренче тапкыр чыкты, беренче тапкыр дистанциягә бөтен илдән меңләгән катнашучы белән бергә чыкты».
Видеорепортаж белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин – vk.com/video-170942456_456239158
.jpg)
.jpg)