Балалар иминлеге — бөтен җәмгыятьнең бурычы

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

2023 елның 14 декабрендә Аталар берлеге вәкилләренең Казан шәһәренең 107 нче гимназиясенең ата-аналары белән «Баланың иминлеге» темасына очрашуы булды.

Очрашуда балаларның физик, эмоциональ һәм психологик иминлеге, шул исәптән интернет челтәрендәге иминлек турында фикер алыштылар.

«Балаларның иминлеге —бөтен җәмгыятьнең бурычы. Гаилә, мәктәп, дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның уртак тырышлыгы белән генә без балаларга куркынычсыз һәм гармонияле үсеш белән тәэмин итә алабыз. Бу аларга бәхетле һәм уңышлы зур тормыш юлына әзер булырга ярдәм итә», – дип чыгыш ясады очрашу спикерларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International