ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында катнашты.

Утырышның көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 15 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 10 республика законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.

Икенче укылышка Татарстан Республикасы бюджеты һәм 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проектлары әзерләнде. Республика бюджеты турындагы закон проектына 200 төзәтмә кертелгән. ТФОМС бюджеты турындагы закон проектына 10 төзәтмә кертелгән, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты аларны кабул итүгә дә тәкъдим итә

Парламент утырышында икенче укылышта шулай ук гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон проекты каралды. Закон проектына комитет тарафыннан 6 төзәтмә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International