«Сәламәтлек капитаны» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казанның 61нче мәктәбендә һәм Яшел Үзәннең 2нче мәктәбендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен АФК тренерлары үз-үзләрен массажлау техникасын һәм массаж ярымшарларын кулланып кызыклы дәресләр үткәрделәр. Теннис туплары вак моторика үсешенә генә түгел, ә игътибар һәм тырышлык туплауга да ярдәм итә.
Массаж ярымшарлары белән эшләгәндә, балалар аякларына тәэсир итәләр, шуның белән яңа нейрон элемтәләре булдыруга, вестибуляр аппарат үсешенә, хәрәкәтне координацияләүгә, дөрес позиция формалаштыруга ярдәм итәләр. Мондый гади һәм һәркем өчен арзан инвентарь балалар өчен адаптив физик культураның аерылгысыз өлеше булып тора.