Барлыкка килү тарихы
2017 елда Корбан бәйрәме вакытында сую цехында йортсызларны ашатырга чыккан мобиль бригада эшләде. Бу бик кыйммәткә төшкән иде: бензин, вакыт, кеше ресурслары сарыф ителде.
90 нчы еллардан бирле йортсызлар җыела торган Колхоз базары, тимер юл вокзалы, барахолка кебек урыннардан ерак түгел нокта ачарга карар ителде.
«Хәйрия эшендә без иң «төптә булганнар» белән эшлибез. Әлеге кешеләрне полиция һәм ашыгыч ярдәм машиналары алып китми, чөнки алар пычрак, үзләреннән ис килә торган, документлары булмаганнар. Без аларны тәртипкә китерәбез: мунчада юабыз, чәчләрен кисәбез, киендерәбез. Юылган һәм чиста булганнарны ашыгыч ярдәм машинасы алып китә. Беләсезме, без күпме кешене үлемнән коткардык?
Эш юнәлешләре:
♦ Мәҗбүри тоту урыннарында (колониядә) һәм иреккә чыккач тоткыннарны тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге
«Кеше приюты» йортсызларга, күп балалыларга, ветераннарга, инвалидларга һәм пенсионерларга ярдәм: 50 кешегә төн кунарга урын, 10-12 арендага фатир; социаль (бушлай) мунчалар, секонд хэнд һәм чәчтарашханәләр, социаль патруль.
- Без йортсызларны гына түгел, тирә-юньдәгеләрне дә коткарабыз. Алар куллары белән тәңкәләр, кибетләрдәге ишек тоткаларын тоталар, эскәмияләрдә йоклыйлар, туберкулез белән авыручылар анда төкереп тә китә алалар, ә бит анда икенче көнне балалар уйнарга мөмкин, - «Кеше приюты» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Азат Гайнетдинов.
Тулы тарихны «Милосердие в каждом» проектында карагыз
https://www.youtube.com/watch?v=xNCyEUJLab4
*АЯРИС видеостудиясе проекты 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларын кулланып гамәлгә ашырыла