ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары «Книги СВОим» акциясендә катнаштылар

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Казанда «Книги СВОим» акциясе кысаларында махсус хәрби операция сугышчылары өчен хәрби-патриотик әдәбият тапшырылды. Проект хәрбиләргә ярдәм итүгә, тарихи хәтерне саклауга һәм Ватанны саклаучылар турында әдәбият аша буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга юнәлдерелгән.

Чарада ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ранил Нуриев, шулай ук акциянең инициаторы, Татарстан Республикасыннан РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова катнашты.

«Книги СВОим» акциясе хәзерге шартларда аеруча әһәмияткә ия, чөнки әдәбият һәрвакыт, белем чыганагы булудан тыш, мөһим рухи ярдәм инструменты да булып тора», – дип билгеләп үтте Ольга Павлова.

Ул  Казан халкының, яшьләрнең, мәгариф учреждениеләренең һәм иҗтимагый оешмаларның күпләп катнашуы югары гражданлык җаваплылыгы һәм сугышчыларга ихлас ярдәм күрсәтүнең дәлиле булуын ассызыклап үтте.

Барлыгы 700 данәдән артык хәрби-патриотик әдәбият җыелып тапшырылды. Басмалар арасында – Александр Звягинцевның «Нюрнберг» әсәрләре, Святослав һәм Екатерина Рыбасларның «Сталин. Язмыш һәм стратегия», Георгий Жуков, Бабий Яр фаҗигасе, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыклары турында әдәбият бар.

Акция Казанда 2026 елның апрелендә «Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлеге, «Россия офицерлары» ның Татарстан бүлеге һәм Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге ярдәмендә старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International