Лисичанск һәм Рубежныйдан килгән балалар ЦУМда Татарстан мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштылар

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Казанда уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Крылья нового взлета» проектында катнашучылар – Лисичанскидан, Рубежныйдан килгән балалар һәм Россия Тикшерү комитетының Луганск кадет корпусында тәрбияләнүчеләр очрашуы булды. Чарада барлыгы 90 яшь кунак катнашты.

Балалар өчен халык һөнәрләре буенча хәйрия мастер-класслары оештырылды. Балалар татар милли тәм-томнарын әзерләргә өйрәнделәр, этник музыка коралларында уйнап карадылар, суктыру (набойка) техникасында автор яулыклары, мозаикалы паннолар ясадылар, балчык, күн һәм чыбык белән эшләделәр.

Очрашуның шәрәфле кунаклары буларак ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, ТР буенча РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ранил Нуриев, шулай ук «ТР креатив индустрияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Ранко Тепавчевич катнашты. Алар үз чыгышларында мәдәни кодны саклау – үсеп килүче буынны тәрбияләүдә иң мөһим бурычларның берсе икәнен ассызыкладылар.

Чара Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән танышудан тыш, олы патриотик миссиягә – Россиянең күпмилләтле халкының мәдәни мирасын һәм бердәмлеген саклауга да өлеш кертте. Һәр бала үз куллары белән ясалган авторлык сувенирын алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International