Медицина оешмаларында остазлык турында ТР сәламәтлек саклау министрлыгында фикер алыштылар

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

2023 елның 18 октябрендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгында «Медицина оешмаларында остазлык» темасына түгәрәк өстәл узды. Очрашу катнаш форматта (көндезге/онлайн) узды. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Казан медицина көллияте директоры вазифаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм демография комиссиясе рәисе Алексей Шулаев, министрлык, медицина оешмалары, уку йортлары вәкилләре катнашты.

Медицина оешмаларында остазлык, медицина югары уку йортлары, көллиятләр һәм училищелар студентларының производство практикасы кысаларында волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләделәр, медицина оешмаларында волонтерлык ярдәменең уңай тәҗрибәсе, волонтер-медикларның һәм медицина персоналының үзәк район хастаханәсендә үзара эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Медицина оешмасында остазлыкның максаты яшь белгечләрне әзерләү, вазифа бурычларын мөстәкыйль үтәүгә, медицина оешмаларында аларның адаптация чорын минимальләштерү, һөнәри формалашуда ярдәм итү, яңа һөнәри күнекмәләр алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International