Яшь эшмәкәрләр өчен «БизнесБум» семинары

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

23 октябрьдә Буа ветеринария техникумында «БизнесБум» семинары узды, анда үз эшен башлап җибәрергә теләүче студентлар, шулай ук Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарыннан яшь эшмәкәрләр катнашты.

Семинарда катнашучылар районнарда яшьләр өчен булган дәүләт ярдәме чаралары турында белделәр, алар турында— компетенцияләр үзәге директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Шувалова Диләрә сөйләде.

Шулай ук катнашучылар краудфандинг белән таныштылар һәм аның үз проектын эшләтеп җибәрү өчен акча җыярга ничек ярдәм итүе хакында белделәр, ә аларга бу эштә «Upgrade» коммуникация агентлыгына нигез салучы һәм ТРда яшьләр эшкуарлыгы юнәлеше буенча стратегик инициативалар агентлыгының җәмәгать вәкиле Аракелян Анаит ярдәм итте.

Әгәр дә Сез дә «БизнесБум»га барырга телисез икән, шул ук программа буенча семинарлар Татарстанның тагын 4 районында узачак, анда катнашу бушлай, ә түбәндәге сылтамалар буенча теләгән һәркем теркәлергә мөмкин:

25 октябрьдә Әлмәттә булачак «БизнесБум» —  https://vk.cc/crHMwm

26 октябрьдә Мамадышта булачак «БизнесБум» — https://vk.cc/crHMsJ

30 октябрьдә Алексеевск шәһәрендә булачак «БизнесБум» — https://vk.cc/crKh0F

Барлык очрашулар нәтиҗәләре буенча Экспертлар катнашучыларның 5 краудфандинг-проектын сайлап алачак һәм аларга ай дәвамында акча җыюда ярдәм итәчәк.

Бизнесны башларга өйрәнергә вакыт җитте — «Яшьләр өчен төбәк» проекты кысаларында авылда яшьләр эшмәкәрлеге акселераторы булган «Бизнесбум» белән краудфандингны танып белү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Проект РФ Президенты Владимир Путин ярдәме белән «Яшьләр өчен төбәк» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International