«Добрые истории» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан хәйрия чаралары үткәрде

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

2023 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр Татарстан Республикасында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традицион Өлкәннәр декадасы уза.

«Добрые истории» (өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пансионатлар челтәре) ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр өчен бәйрәм хөрмәтенә берничә хәйрия чаралары уздырды:

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч, Биектау, Лаеш муниципаль районнарындагы, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре белән берлектә 30 өлкән яшьтәге кешегә азык-төлек җыелмалары, абсорбацияләү чаралары, шулай ук тернәкләндерү чаралары рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәттеләр.

Лаеш муниципаль районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә ярдәм күрсәтелде. «Тернәкләндерүнең техник чараларын прокат пунктына» 2023 елның 1 ноябреннән өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга һәм гражданнарның башка категорияләренә тормыш эшчәнлеген чикләү һәм уңайлы яшәү шартларын тәэмин итү максатларында ТСРны прокатка алу буенча хезмәтләр күрсәтәчәк, түләүсез нигездә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен тернәләндерүнең техник чаралары тапшырылды.

Өлкәннәр, «Питрәч озын гомерлелеге» проектында катнашучылар өчен Ленин-Кокушкино авыл җирлеге депутаты Екатерина Андронова һәм «Добрые истории» пансионатлары челтәре җитәкчеләре Альбина һәм Алексей Сергеевлар Раифа монастырена һәм барлык диннәр гыйбадәтханәсенә экскурсия оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International