НКО йортында «Иң яхшы доктор – син үзең» курсы кысаларында дәрес узды

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

ТР Иҗтимагый палатасының Коммерцияле булмаган оешма йортында сәламәт яшәү рәвеше буенча «Иң яхшы доктор – син үзең» белем бирү курсы программасы гамәлгә ашырыла. 2023 елның 27 сентябрендә «Талак һәм ашказаны асты бизләре» темасына чираттагы дәрес узды.

Очрашу кысаларында катнашучыларга традицион кытай медицинасы табибы Чен Кайның видеоматериаллары һәм практикалары тәкъдим ителде, ул катнашучыларга шикәр диабеты, ашказаны, талак, ашказаны асты бизендәге проблемалар, хроник панкриотит һ. б. вакытында нинди нокталарга тәэсир итәргә кирәклеген күрсәтте.

«Иң яхшы доктор – син үзең» курсы катнашучыларны сәламәт яшәү рәвешен саклау, авыруларны профилактикалау һәм булдырмау серләре белән таныштыра. Дәресләр нигезендә «ни өчен без авырыйбыз һәм үз-үзеңне торгызу механизмын ничек эшләтеп җибәрергә»дигән дөньякүләм бестселлер ята.

Дәресләр Коммерцияле булмаган оешма йортында аена бер тапкыр 8 Март урамы, 18Б йорт адресы буенча уза.

Чараны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән «Азамат» Казан шәһәр иҗтимагый фонды үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International