ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары» Халыкара конференциясендә катнашты

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

12 сентябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды, анда Азиянең кайбер илләреннән хокук яклаучылар, Россия төбәкләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, федераль һәм республика хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Конференция Азия Омбудсменнары Ассоциациясе Генераль Ассамблеясының XVII утырышы кысаларында узды, ул бу көннәрдә Казанда уза. Конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International